news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш Башкарма комитеты җитәкчесе мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты

Актаныш Башкарма комитеты җитәкчесе мәктәп һәм балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты
Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге

Белем һәм тәрбия бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге ике көн дәвамында барды. Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов һәм махсус комиссия һәр мәктәп, һәр балалар бакчасының эшчәнлеге белән якыннан танышты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат үзәге хәбәр итә.

«Гомумән алганда, белем бирү йортлары балаларны кабул итәргә әзер. Әлбәттә, хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр дә бар. Әмма яңа уку елына кергәнче алар уңай хәл ителер дигән өметтә калабыз. Педагогларның, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләренең күзләре януын күрү бик куанычлы. Аларның алдагы үсеш буенча планнары, сораулар бар. Әлбәттә, без аларга ярдәм итәчәкбез... Яңа уку елында мөгаллимнәргә, тәрбиячеләргә уңышлар телибез», - дип искәртте Ленар Зарипов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100