news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе иҗат күргәзмәсе тәкъдим итте

Актаныш балалар сәнгать мәктәбе иҗат күргәзмәсе тәкъдим итте
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә күренекле рәссам һәм скульптор Васил Маликов исемендәге «Сынчы» I Бөтенроссия сынлы сәнгать конкурсының йомгаклау этабы булды. Биредә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланып киткәнче фойеда Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары иҗат күргәзмәсе тәкъдим итте. Картиналардан торган күргәзмә белән мәктәпнең рәсем сәнгате бүлеге мөдире, укытучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәров таныштырды.

«Безнең Актаныш ягының матурлыгы һәрчак иҗат итәргә илһам чыганагы булып тора. Сәнгать мәктәбе әлеге зур күләмле чарага укучылар иҗатыннан торган күргәзмә әзерләргә булды. Картиналарда – туган якның гүзәл табигатен, сәнгать дөньясының күпкырлы булуын күрсәтергә тырыштык. Балаларыбыз сәнгать мәктәбендә кабинет шартларында гына түгел, ә пленэр яки ачык һавага чыгып та иҗат итә. Бу – аларның иҗади үсешен формалаштыруның бер ысулы. Авылларда шулай ук филиаллар бар. Сурәтләр төрле буяулар белән ясала. Майлы буяулар белән картиналар язуны да үз итәләр», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук күргәзмәдә мәктәпнең декоратив-гамәли фән укытучысы Ләйлә Галимова да чыгыш ясады.

«Укучылар белән төрле кул эшләре эшлибез. Тамбур белән дә чигәбез, шәмаилләр дә ясыйбыз. Балаларны күбрәк татар халкы сәнгате белән таныштырырга, аларда бу төргә мәхәббәт уятырга омтылам. Татар милли орнаментларын да бергәләп өйрәнәбез. Аннары балчыктан чулпылар да бик матур килеп чыга. Соңгы арада авыллардан да кызларны чакырып палас сугу серләренә төшендерә башладым. Кычытканнан, башка әйберләрдән дә табигый буяулар ясарга өйрәндек. Казанышларыбызга килгәндә, палас сугу буенча Кырымда үткәрелгән симпозиумга барып кайттык. Татарстаннан барлыгы15 кеше барган идек», – диде ул.

Алга таба «Яшьлек»нең тамашалар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot