Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш авылы Татарстанның иң төзек торак пункты дип танылды
2024 ел йомгаклары буенча Актаныш авылы лаеклы рәвештә беренче урынны алды һәм Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты дип танылды. Бу «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Бу җиңү – безнең уртак хезмәтебез һәм бердәмлегебез нәтиҗәсе. Актанышның һәр кешесе яшәү өчен уңайлы һәм матур мохит булдыруга үз өлешен кертте.
«Районыбызның, Актаныш авылы җирлегенең чисталыгына, матурлыгына үз өлешен керткән, Туган җиребезнең, Туган авылыбызның яшәешенә битараф булмаган һәр райондашыбызга ихластан рәхмәт! Бу безнең уртак җиңү!» - дип белдерде Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз