news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Актаныш авылларында Әфган сугышы ветераннары истәлегенә хәтер тактасы куелды

Актаныш авылларында Әфган сугышы ветераннары истәлегенә хәтер тактасы куелды
"Актаныш таңнары"

Актаныш районының Яңа Кормаш һәм Татар Суыксуы авылларында Әфган сугышы ветераннары истәлегенә хәтер тактасы куелды. Бу хакта «Актаныш таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Яңа Кормаш авылында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән батыр солдат Илдар Хафизов һәм Айдар Акмалов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

Шулай ук Татар Суыксуы авылында да батыр авылдашларын хөрмәтләп искә алдылар. Хәзер Әфган сугышы ветераны Илфак Авзалов исемен мәктәпкә аяк баскан һәркем хәтерләрендә яңартачак, уку йортына керү өлешенә аның исеме уеп язылды.

Бу чараларда район җитәкчелеге авыл халкы, районының Әфганчылар оешмасы ветераннары һәм башка җәмәгатьчелек катнашты.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100