Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш авыл хуҗлыгы ярминкәсендә икмәк уңышы тәкъдим ителде
Актанышта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярминкә узды. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе 07:00 сәгатьтән үк Актаныш районы басу-кырларында үстерелгән ашлык культураларын сату белән башланып китте, дип яза «Актаныш-информ» сайты.
Хәрби комиссариат янындагы машиналар куя торган мәйданга хуҗалыклар бодай, арпа, борчак кебек бөртеклеләр алып килгән иде.
Мал-туар, кош-корт тотучы актанышлылар сатыла торган товарның бәяләренә дә карап сыйфатлысын сайлап алдылар. 103 нче янгын сакчылыгы хезмәте оешмасы бинасы каршында салам һәм җир ашы – тирес төягән йөк машиналары тезелгән.
Ярминкә барышы белән Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Габдулхаев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Дилбәр Әнвәрова, Лиана Сираева, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев карап, танышып чыкты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз