news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбленең иҗаты Россия күләмендә бәяләнде

Актаныш «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбленең иҗаты Россия күләмендә бәяләнде
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районының «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле «Халык моңнары» XV Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары арасында «Халык моңнары» дип аталган XV Бөтенроссия конкурсы оештырды.

Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән - Мәскәү, Чиләбе, Грозный, Чабаксар һәм башка шәһәрләр артистлары белән безнең Актаныш районының «Агыйдел моңнары» халык уен кораллары ансамбле дә беренчелек өчен ярышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot