news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Актаныш» агрофирмасында Басу көне булды

«Актаныш» агрофирмасында Басу көне булды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

«Актаныш» агрофирмасында Басу көне узды. Бу хакта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Телеграм-каналында хәбәр итте. Бу хакта «Актаныш» сайтына Ләйсән Газизова яза.

«Актаныш» агрофирмасында бүген Басу көне. Хуҗалыкта үрнәк алырлык алымнар күп. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә әйдәп баручы, даны еракларга таралган хуҗалыкларның берсе ул.

Агрофирма җитәкчесе Рамил Фидус улы һәр тармакта да икътисади якын килеп, җаен белеп эшли. Бу уңышларның бәрәкәтен күрергә язсын!» - дип агрофирманың хезмәт уңышларына, җитәкчелекнең һәм хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып башкарган фидакарь хезмәтенә олы бәһасен бирде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot