news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Актаныш» агрофирмасы урып-җыю тәмамлану уңаеннан бәйрәм оештырды

«Актаныш» агрофирмасы урып-җыю тәмамлану уңаеннан бәйрәм оештырды
"Актаныш"

«Актаныш» агрофирмасы бөртеклеләрне җыеп алу уңаеннан игенчеләрне хөрмәтләү бәйрәме уздырды. Гәрәбәдәй бодай бөртекләре белән тулышкан соңгы басуны берьюлы 6 комбайн белән урып алдылар. Кыр корабларының өстендә Татарстан Республикасы әләме җилферди. «Актаныш» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Быелгы үзенчәлекле авыл хуҗалыгы елында туган як кырларында мондый уңыш үстерү үзе зур батырлык. Иртәдән кичкә кадәр басу-кырлардан кайтып кермәгән механизаторларны, шоферларны, агрфирманың җитәкче-белгечләрен Кызыл олау бәйрәме белән котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде.

- Табигать безне сыный, әмма сез үзегезнең хезмәтегезгә тугрылыклы икәнлегегезне исбатлап вакытында урып-җыюны тәмамлыйсыз. Вакытында туфракны эшкәртеп, технологияләрне саклап эшләүнең, барыбызның да фидакарь хезмәтенең матур нәтиҗәсе бу. Бүген җыеп алган икмәкләрне тыныч тормышта ашарга, бу дөньяның рәхәтен күрергә язсын иде. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сезнең кебек кешеләргә тиңләшеп үрнәк алып яшәргә, эшләргә язсын! Юк дисәң, юк ул, бар дисә бар ул. Өйдә яткан кешегә берәү дә китереп бирми. Эшлисең икән, менә шулай, Баязит Мөхәммәтов әйтмешли, батырып эшләргә кирәк! - дип кайнар котлауларын, олы рәхмәтләрен җиткерде Ленар Зарипов.

«Актаныш» агрофирмасы басуларында тарихи мизгелләрне кабат хәтердә яңарттык. Кул белән урак урган апа-җиңгиләр, каерылып чалгы белән чабылган икмәк көшелләре, бөртекләрне чабагач белән сугу, аннан ярма итеп яру күренешләрен Актанышбаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре спектакль рәвешендә күрсәтте», диелгән хәбәрдә.

Фото: ©

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100