news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш агрегат заводы мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен Чыршы бәйрәменә акча биргән

Актаныш районындагы иң эре сәнәгать предприятиесе булган Актаныш агрегат заводы хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итеп махсус счетка 540 мең сум акча күчерде. Бу акчага Актаныштан мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен чыршы бәйрәме узачак. Шулай ук балаларның һәрберсенә Кыш Бабай күчтәнәчләре әзерләнә.

Чыршы бәйрәме 28 декабрьдә балалар иҗат йортында узачак. Бу хакта журналистларга Актаныш агрегат заводының башкарма директоры Артем Егоров хәбәр итте. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

«Хәрби хәрәкәткә мобилизация Актаныш агрегат заводы эшчәнлегенә дә үз төзәтмәләрен кертте. Безнең өч эшчебезгә повестка килде һәм аларны хәрби хәрәкәткә озаттык. Хәзер бездәге эшчеләрнең броне бар.Хәрби хәрәкәткә бәйле рәвештә Актаныш агрегат заводы Россия Оборона сәнәгать комплексы составына кертелде.Заказлар да артты. Детальләр ясарга эшчеләр кирәк булу сәбәпле, хәзер безнекеләр мобилизацияләнми»,- диде ул.

2023 елда заводта 1 миллиард 200 мең сумлык деталь-эшләнмәләр җитештерү планлаштырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot