news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актүбәдә татар якшәмбе мәктәбе кабат эшен башлады

Мәктәптә шөгыльләнүчеләргә татар телен генә түгел, ә милли гореф-гадәтләрне, йолаларны да өйрәтәләр.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Казахстанның Актүбә шәһәрендә яшәүче татарлар, җәйге яллардан соң, кабат якшәмбе мәктәбенә җыелды, дип хәбәр итә җирле татарлар һәм башкортларның "Шатлык" оешмасы.

Гайни Кормаш исемендәге татар якшәмбе мәктәбе яңа 2018-2019 уку елын башлады, диелә хәбәрдә. Мәктәптә балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә ала. Биредә аларга татар телен генә түгел, ә милли гореф-гадәтләрне, йолаларны да өйрәтәләр. "Шатлык" татар-башкорт этно-мәдәни оешмасында җыр һәм хореография белән дә шөгыльләнү мөмкинлеге бар.

  • Казахстан Халыклары Ассамблеясында эшләүче "Шатлык" оешмасы каршында "Язгы моңнар" татар халык ансамбле, "Сәйлән" балалар ансамбле һәм яшьләр өчен "Мирас" оешмасы эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot