news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актүбәдән Эльмира Ядгарова "Татар кызы" Халыкара бәйгесендә Казахстанны тәкъдим итәчәк

Казахстанда "Татар кызы-2018"не сайладылар.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Казахстанның Халыклар ассамблеясы бинасында "Татар кызы" бәйгесендә Актүбә шәһәреннән Эльмира Ядгарова җиңү яулады. Бу хакта Актүбә татарлары һәм башкортларының "Шатлык" этномәдәни берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Конкурста Караганда, Астана, Костанай, Актүбә шәһәрләреннән 18 — 25 яшьтәге татар кызлары катнашты. Бәйге таләпләре буенча, катнашучылар татар телен, татар гореф-гадәтләрен, тарихын һәм мәдәниятен яхшы белергә тиеш.
 
Конкурс берничә этаптан торган. Кызларның кул эшләренә осталыкларын, мисал өчен, калфак чиктереп караганнар. Шулай ук конкурстантлар чәк-чәк пешерү осталыкларын да күрсәткән.
 
Бәйге нәтиҗәләре буенча С.Байшев университетының 20 яшьлек студенткасы Эльмира Ядгарова җиңүче дип табылды. Ул Казанда 6 октябрьдә үтәчәк "Татар кызы" бәйгесе финалында Казахстанны тәкъдим итәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100