Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актүбәдә хәйрия марафонында 25 мең сумга якын акча җыелган
16 кешегә ярдәм күрсәтелгән.
(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Азнакай муниципаль районында һәр елны хәйрия марафоны уздырыла. Быел беренчеләрдән булып ул Актүбә бистәсендә оештырылды. Бу хакта "Маяк" газетасы язган.
Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты фоейсында ярминкә гөрләде. Халык бәйләм әйберләр, кышка әзерләнгән кайнатмалар, компотлар, салатларны бик теләп сатып алды. Әлеге ярминкәдән 7 мең сумнан артык акча җыелган.
Залда алма төшәр урын юк. Һәр коллектив бу игелекле чарага үзеннән өлеш кертергә ашыккан.
–Бистәбездә 350 гә якын инвалид яши. Араларныда балалар да, коляскада гына йөрүчеләр дә, урында ятучылар да бар. Марафонны бишенче елын уздырабыз. Актүбәлеләр анда һәрчак актив катнашалар. Беребезнең дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хәлендә каласы килмәс иде. Аларның, якыннарының һәр көне зур батырлыкка тиң. Игелекле эшләр моның белән чикләнмәс дип уйлыйбыз, – диде бистә башлыгы Роза Галиева.
Марафон барышында сәхнәдән 16 кешегә депутатлар, территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре, предприятие-оешмалар җитәкчеләре тарафыннан ярдәм күрсәтелде. Фойеда хәйрия әрҗәсенә халыктан 18 мең сумга якынлык взнос җыелган.
– Инвалид бала үстерүнең авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлый. Әмма беркайчан да төшенкелеккә бирелергә ярамый. Безне өмет яшәтә. Мондый хәйрия чаралары исә өметләребезгә канатлар куя, – ди Миләүшә Бәхтиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз