news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның “Златоцвет“ ансамбле оешуга быел биш ел булды

“Златоцвет“ ансамбле “Балкыш“ фестиваленең төбәк этабында районны тәкъдим итте, “Каравон“ Рус фольклоры бәйрәмендә катнашты.

 (Аксубай, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайның “Златоцвет“ ансамбле оешуга быел биш ел булды. Аның составын өлкән яшьтәге хатын-кызлар тәшкил итә, дип яза җирле басма.


Ансамбльнең чыгышын район халкы үз итеп өлгерде инде – ул районда үткәрелгән барлык мәдәни чараларның, Сабан туе, Троица, Уяв кебек милли бәйрәмнәрнең бизәге булып тора. “Балкыш“ фестиваленең төбәк этабында районны тәкъдим итте, “Каравон“ Рус фольклоры бәйрәмендә катнашты. “Златоцвет“ның бүген үз йөзе, үз репертуары бар.

– Без халык, патриотик җырларны, тыңлаучыларның күңеленә хуш килгән бөтен җырларны да башкарабыз, – дип фикерләре белән бүлеште ансамбль җитәкчесе Нина Волкова. – Бүген безнең составта сигез хатын-кыз, күңел күтәренкелеге өчен дә, аксубайлылар өчен дә җырлар башкарабыз.

Ансамбльнең иң өлкән әгъзасы – Анна Ивановна Кульковага 71 яшь. Ансамбль составында Нина Волкова, Людмила Нестеркина, Татьяна Попова, Валентина Иштутова, Роза Ильина, Зөлфирә Лотфуллина, Валентина Ефимова җырлыйлар. Валентина Становова һәм Валентина Барсукова ансамбль оешкан көннән алып чыгыш ясаганнар.

Иҗат юлы башында “Златоцвет“ “Нежность“ халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү базасында урнашты – хатын-кызлар биредә атнага ике тапкыр җыелышалар һәм айга ике тапкыр концертлар белән чыгыш ясыйлар иде.

– Шунысы куанычлы – быел безне район Мәдәният йорты үз түбәсе астына сыендырды. Очрашулар, репетицияләр ясар өчен безнең аерым бүлмәбез бар, монда шулай ук чәй өстәле артында аралашып, чираттагы репертуар һәм костюмнар турында фикер алышырга да була, – дип сөйли ансамбль җитәкчесе.

Әйтеп үтәргә кирәк, иганәчеләр һәм район башлыгының финанс ярдәме белән биш ел дәвамында коллектив һәрвакыт матур костюмнардан чыгыш ясады, хәер алар концерт киемнәрен сатып алуга үз акчаларын да тоталар.

Ансамбльдә катнашучылар биш ел элек, музыкаль үзәк һәм беренче костюмнарны бүләк итеп, сәхнәдә чыгыш ясарга аларны нәкъ менә район башлыгы Камил Гилманов илһамландыруын искә алып үттеләр.

“Златоцвет“ хатын-кызлары җырлап кына калмыйлар, кул эшләренә дә оста алар. Костюмнарны үзләре уйлап табалар, чыгыш ясау өчен хәтта бизәкле баш киемнәрен дә эшләгәннәр.

Коллектив юбилеен алар, яңа ел каникулларыннан соң тамашачылар белән бергә, сәхнәдә истә калырлык итеп билгеләп үтәргә ниятлиләр. Һәм аксубайлыларны яңа репертуар белән сөендерергә уйлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100