Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайның Яңа Ибрай авылында генерал-майор Алмас Әдһәмов истәлегенә һәйкәл куелды
Аксубайның Яңа Ибрай авылында генерал-майор Алмас Әдһәмов истәлегенә һәйкәл куелды
(Аксубай, 21 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Кичә Аксубай районында истәлекле вакыйга булды. Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан генерал-майор Алмас Әдһәмов истәлегенә һәйкәл куелды, дип яза http://aksubayevo.ru/ сайты.
Алмас Мәхмүт улы – легендар шәхес, ул 1945 елда Кызыл мәйданда данлыклы Бөек Җиңү парадында катнашкан кеше. Еллар үткәч Алмас Әдһәмов Бөек Җиңүнең 50 һәм 55 еллыгы уңаеннан ике тапкыр шул ук Кызыл мәйданда кабаттан парад сафына баса.
Көннең салкын булуына карамастан, геройның туган авылына туганнары, якташлары, кайттылар, яңаибрайлылар, мәктәп укучылары катнашында тантаналы митинг узды. Аны Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров ачты.
– Безнең авылдан бик күп бөек шәхесләр чыкты. Авыл мәктәбе философия фәннәре докторы, якташыбыз Мансур Абдрахманов исемен йөртә. Якташыбыз Алмас Әдһәмовның дәһшәтле сугыш юлы үтеп, 1945 елда Кызыл мәйданда узган парадта катнашуы белән без чиксез горурланабыз. Аннан соң ул гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлады, лейтенант-пехотачыдан генерал-майор званиесенә кадәр күтәрелде, – дип билгеләп үтте Фәһим Хәммәт улы.
Туган якны өйрәнүче Шәүкәт Кәбиров Чәтрән (авылның элеккеге исеме) авылы тарихы турында бәян итте. Кече ватаннарын гына түгел, районны да еракларга таныткан егетләр һәм кызлар тәрбияләп үстергән авылның ничек оешуы һәм аның ныгая баруы турындагы чыгышны тыңлау барысы өчен дә кызыклы булды. Ул яңаибрайлыларга Алмас Әдһәмов турында да сөйләде.
– Бүген безнең район өчен зур билгеләнешкә ия һәм истәлекле көн – без легендар якташыбыз Алмас Әдһәмов турындагы истәлекне таш һәйкәлдә мәңгеләштерәбез. Кече ватан үзенең геройларын онытмый! Мин, һичшиксез, Алмас Мәхмүт улы белән элемтәгә керәчәкмен, аны бүгенге истәлекле вакыйга белән котлаячакмын, Җиңү алып килгәне өчен рәхмәт әйтеп, күп милләтле Аксубай төбәгеннән сәламнәр җиткерәчәкмен, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов.
Отставкадагы генерал-майор, ГСВГ төбәк ветераннар союзы рәисе, ТР буенча үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов яшь буынның кече ватаннарының патриотлары булып үсүләрен теләде, Алмас Әдһәмов кебек каһарманнар белән горурланырга һәм аларга тиңләшергә чакырды.
Һәйкәлне ачу хокукы район башлыгы Камил Гилмановка, генерал Әдһәмовның бертуганының кызы Роза Әдһәмовага һәм иганәче Сәгыйт Вәлиуллинга бирелде.
Бюст авторы – Татарстанның атказанган скульпторы, бик күп атаклы шәхесләрнең бюстларын ясаган Мәхмүт Гасимов. Батырның исемен мәңгеләштерү эшендә якташлары Фәһим Кәбиров, Сәгыйт Вәлиуллин, Сәлих Габдуллин, Равил Әминов, Роза Әдһәмова һәм Шәүкәт Кәбиров иганәче булдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз