news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Яңа Ибрай авылы сөт тапшыру буенча алдынгылар рәтендә

Узган елда халык эшкәртүгә тапшырылган сөттән 7 миллион сумга якын табыш алган.

(Аксубай, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында үзмәшгульлек тармагына кагылышлы проблема юк. Халыкның күпчелеге җирлек территориясендәге төрле тармакларда – “Аксу Агро“ агрофирмасында, нефтьчеләрдә, шәхси эшмәкәрләрдә хезмәт куя, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар киң үсеш ала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү программасы буенча 12 хуҗалык 1 миллион 300 мең сумлык кредит алган. Яңа Ибрай авыл җирлеге сөт тапшыру буенча ел дәвамында лидерлыкны югалтмады. Узган елда халык эшкәртүгә тапшырылган сөттән 7 миллион сумга якын табыш алды.

Хисап чорында үзара салым акчасына чишмәгә капиталь ремонт ясалган һәм ГТС өчен проект әзерләнгән, өч янгын гидранты урнаштырылган, авыл территориясендәге карт агачлар киселгән.

2017 елга билгеләнгән бурычлар: урамнарны яктыртуга бәйле Революция, Таулы, Сөлчә, Тукай, Тельман, Октябрь урамнарында электр линияләренә капиталь ремонт ясау таләп ителә. Шулай ук Совет урамындагы күперне дә ремонтларга кирәк, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100