news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Урмандеево авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды

Анда “ТР муниципаль берәмлекләр Советы“ Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

 (Аксубай, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында “ТР муниципаль берәмлекләр Советы“ Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эшлекле сәфәр белән булып китте. Аның районга сәфәре Урмандеево авылында Урмандеево авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасында катнашудан башланды, мәртәбәле кунак бирегә район башлыгы Камил Гилманов белән бергә килде, дип яза җирле басма.

Урмандеево халкы җитәкчеләрне чуаш җырлары һәм күпереп пешкән күмәч белән каршы алды. Район башлыгы Камил Гилманов, тантананы ачып, районда соңгы тапкыр авыл советы бинасы 1971 елда төзелгән булган, дип билгеләп үтте. Һәм менә, Республика программасы ярдәмендә, районда кабаттан яңа авыл җирлеге бинасы пәйда булды.

– Бу төбәк кешеләре һәрвакыт эш сөючән һәм актив булулары белән дан тоталар, – дип ассызыклады ул. – Монда демография торышы да уңай. Яңа авыл җирлеге бинасы пәйда булуга Урмандеево халкы бик тә лаек.

Район җитәкчесе төзелеш подрядчысы – “Райт“ СК генераль директоры Хәмит Зәйдуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Алексей Кондратьев һәм Федор Семенов та район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.

– Мин бирегә зур канәгатьлек белән килдем, – дип фикерләре белән бүлеште “ТР муниципаль берәмлекләр Советы“ Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. – Яңа объектлар ачу – авылда уңай якка үзгәрешләр күрсәткече булып тора.

Ул авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаевка ТР муниципаль берәмлекләр советының Рәхмәт хатын тапшырды. Валерий Николаев бина төзүдә, аны куллануга тапшыруга әзерләүдә булышкан катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Беренче сыйныфка баручы балаларга букчалар тапшырдылар. Кунаклар бинаны карадылар, авыл җирлегенең казанышлары белән таныштылар.

Әгъзам Гобәйдуллин һәм Камил Гилманов катнашында Чуаш Енорускиносында мәдәният йортын һәм китапханәне үз канаты астына алган күпфункцияле үзәк ачылды. Ачу тантанасы күтәренке рухта үтте. Күпфункцияле үзәк алдындагы мәйданчыкта милли киемнәрдәге үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Әгъзам Гобәйдуллин, җыелучыларны сәламләп, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкинга ТР муниципаль берәмлекләр ассоциациясе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. ТР Президенты исеменнән әлеге учреждениегә матди-техник базаны ныгыту өчен Бүләк сертификаты тапшырылды.

Подрядчы – “Райт“ СК генераль директоры Хәмит Зәйдуллин һәм шулай ук авыл кешеләре Андрей Кудряшов һәм Петр Васюткин район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Күпфункцияле үзәкне торгызуга өлеш кертүчеләр адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы“ Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин очрашу соңында беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп сумкалары тапшырдылар. Бинада беренче рәсми чара үтте: авыл җирлекләре белән җирле үзидарәләрнең актуаль мәсьәләләре буенча очрашу булды.

Камил Гилманов һәм Әгъзам Гобәйдуллин Валерий Сапеевның фермерлык хуҗалыгында булдылар, кошчылык тармагы эшчәнлеге белән таныштылар. Кунак районда кече авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә уңай бәя бирде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100