news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Аксубайның Түбән Татар Майнасы авылында АКШтан килгән галим катнашында фәнни чара үтте
Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбендә туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар җыелды.
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Мәрьям Насыйрова). Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылында “Көнбатыш Кама аръягы торак пунктлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемаларына” багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Беренче тапкыр үткәрелүгә карамастан, чарада йөздән артык туган якны өйрәнүче һәм тарихчы катнашты. Конференциядә Америка Кушма Штатларының Висконсинск университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилуглы да чыгыш ясады.
Кечкенә авыл мәктәбендә республика күләм фәнни-гамәли конференция үткәрү үзенчәлекле күренеш. Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйров сүзләренчә, конференциянең төп максаты кечкенә авыл кысаларында да шундый чаралар үткәрү мөмкинлеген күрсәтү.
“Фәнни-гамәли конференцияләр гадәттә шәһәрләрдә оештырыла. Үзебезнең мисалда башкаларга да авыл шартларында галимнәрне чакырып, фәнни эшчәнлек алып бару мөмкинлеген күрсәтергә теләдек. Түбән Татар Майнасы – кечкенә авыл, ул беркайчан да зур булмаган. Шулай да авылның тарихы бик бай һәм борынгы. Күпме генә өйрәнсәм дә, яңа, кызыклы фактлар чыгып тора,” – ди ул.

Чарада авыл мәктәпләре ябылу мәсьәләсенә дә сөйләделәр. “Районда авыл мәктәпләрен саклап калырга тырышабыз. 2014 елда Түбән Майна авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзи алдык. Бу эштә авыл халкының һәм мәктәп директорының да өлеше шактый. Халык үз авылын саклап калырга тырышмаса, мәктәп төзеп булмас иде,” – ди Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов.
Конференциядә Бөтентатар туган якны өйрәнү җәмгыяте, Татарстан фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты һәм А.Халиков исемендәге археология институты вәкилләре чыгыш ясады. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән авыл тарихын өйрәнеп китап чыгаручыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Моннан тыш, бу көнне Түбән Майна авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. Мәктәп укучылары бизәп җигелгән атларга утырып авыл урамнарын җырлап әйләнде, чыгышлар ясады. Теләге булганнар үзе җитештергән азык-төлек һәм кул эшләрен мәктәп ярминкәсендә тәкъдим итте. Конференциядә катнашучылар һәм бәйрәмгә килүчеләр урамда зур казанда пешерелгән пылаудан авыз итте. Әйтергә кирәк, Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрү әлеге авылның күркәм гадәте булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot