news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайның спортчы кызы Татарстан җыелма командасына эләкте

Ольга Шугаева Идел буе федераль округына юллама алды.

(Аксубай, 20 февраль, "Татар-информ"). Нурлатта укучыларның XI Спартакиадасы исәбендә 2001-2002 елларда туган егет-кызлар арасында самбо буенча Татарстан Беренчелеге булып үтте, дип яза aksubayevo.ru сайты.

Өстәмә белешмә буенча 2003 елгыларга да ярышларда катнашу рөхсәт ителде. Аксубай кызы Ольга Шугаева турнирга шул рәвешле эләкте. Биш турда биш тапкыр җиңү яулап, 56 килограмм авырлык үлчәмендә каршылыксыз җиңүче булды. Нәтиҗә – Идел буе федераль округына юллама.

Александр Скворцов тәрбияләгән тагын бер спортчы Тимур Кондратьев та уңышлы чыгыш ясады. Савгач мәктәбе укучысы 42 килограмм авырлыктагы категориядә бронза медаль яулады. Призерларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Самбо федерациясенең башкарма директоры Альберт Вәлиуллов тапшырды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot