news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Иске Мокшино авылында гөмбә үстерү цехы эшли

Татарстанда мондый цехның аналоглары юк.

Аксубайның Иске Мокшино авылында гөмбә үстерү цехы эшли

(Акубай, 16 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары" Людмила Жаренова). Аксубайның Иске Мокшино авылында яшәүче Анатолий Самаренкин вешенка гөмбәсе үстерү цехы ачкан. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

– Анатолий Константинович – районда иң яшь эшмәкәрләрнең берсе, – дип шаярта район башлыгы Камил Гилманов. Район тарафыннан аның крестьян-фермер хуҗалыгына мөмкин кадәр булышабыз. Аңа 80 яшь булуына карамастан, эшмәкәрлек эше белән 3 ел элек кенә шөгыльләнә башлады, шуңа күрә аны яшь эшмәкәр дип әйтергә нигез бар.

Цехны эксперимент буларак өч ел элек эшләтеп җибәрделәр. Татарстанда мондый цехның аналоглары юк.

Дәүләт аның грант проектын уңай бәяләде. 2016 елда гөмбә хуҗалыгы грант иясе булды. Ул вакытта барлык гөмбә цехы 350 кв.м мәйданны тәшкил итә һәм гөмбә җитештерүдә 4 кеше эшли иде. Узган ел Анатолий Константиновичның грант проекты янә уңышлы булды.

Эшкмәкәрләргә ярдәм итүдә Президент программасы кысаларында ул янәдән грант алды. Гөмбәлекләрдә гөмбәләр тиз арада үскән кебек, кыска срокларда мәйданы 1450 кв.метр булган берничә камералы икенче корпус та калкып чыга. Монда тиешле температура, дымлылык, җилләтү технологияләре дә саклана. Болай эшләгәндә җәйге чорда гөмбә җитештерү берничә мәртәбәгә артачак һәм 15 кеше эш белән тәэмин ителәчәк.

Монда хәтта гөмбә оны да җитештерәләр. Анатолий Константинович үзе аңлатып үткәнчә, гөмбә үстерү - чыгымлы эш, гөмбә блоклары Татарстаннан читтә сатып алына, бер блок өч айлап хезмәт итә. Тиздән бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Самаренкин инде быел ук “гөмбәлек" чыгару цехын ачарга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100