news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның Иске Кыязлы авылы балалары мөселман Сабан туенда кул эшенә сәләтләрен күрсәткән

"Ак калфак"лылар иҗади эшләрдән күргәзмәләр, остаханә дәресе тәкъдим иткән.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). 30нчы июнь көнне Аксубай районы Иске Кыязлы авылында балалар мөселман Сабан туе булып узган. Бу хакта районның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова хәбәр итте.

Аксубайлыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләгән һәм нәниләргә сәламәт булып үсүләрен теләгән. Нәни мөселманнарны бәйрәм белән Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм район имам-мөхтәсибләре дә котлаган.

"Ак калфак"лылар иҗади эшләрдән күргәзмәләр, остаханә дәресе тәкъдим иткән. Күргәзмәләр " Борынгы язу", "Милли бизәкләр", "Намазлыклар", «Изге китаплар» "Тәхарәт - намаз ачкычы" темаларына оештырылган булган.

Балалар Сабан туйда мөнәҗәтләр әйткәннәр, милли көрәш, ат чабышы, төрле уеннарда кызыксынып катнашканнар.

  • Әлфия Нурхамәтова - Аксубай районы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятен җитәкли. Шактый еллардан бирле үз авылы, туган төбәге тарихын өйрәнә. Әлфия Рәшит кызы 15 ел Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә педагог булып эшләгән. 2014 елдан Үзәкләштерелгән музей системасын җитәкли. Ул Аксубай районында, Татарстан шәһәрләрендә үз эшләреннән күргәзмәләр дә оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100