news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайның Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга меценатлар ярдәм итте

Тиздән иганәчеләр тырышлыгы белән Иске Ибрайда спорт ярышлары койма белән әйләндереп алынган территориядә үтәчәк.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубай меценатлары “Үз мәктәбеңә ярдәм ит“ акциясе рәсми төстә игълан ителгәнчегә кадәр үк хәйрия ярдәме күрсәтә башладылар, дип за җирле басма.

Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга күп акча таләп ителде. Мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта “Аксу Агро“ сөт комплексы мөдире Равил Мусин инициативасы буенча койма төзелеше башланды. Ул һәм агрофирманың генераль директоры Солтан Шәйхуллин койма өчен материаллар тәкъдим иттеләр, эшчеләр бригадасын да тупладылар. Алар ике көн эчендә 50 метр койманы корып та куйдылар. Игелекле эшне Фәнис Сибгатуллин дәвам итте. Ул да шулай ук мәктәпкә төзелеш материаллары – сетка һәм профторбалар тәкъдим итте. Тиздән иганәчеләр тырышлыгы белән Иске Ибрайда спорт ярышлары койма белән әйләндереп алынган территориядә үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot