news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайның "Хыял" йортында тәрбияләнүеләр Казанда булып кайтты

Балалар киләчәктә һөнәр сайлауда мөһим роль уйнаган мәгълүматлар туплыйлар.

(Аксубай, 4 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары").  Аксубай районының “Хыял“ йортында тәрбияләнүчеләр мәшгульлек үзәге белән уртак һөнәри яраклашу эшләре кысаларында Казанда “Аҗаган“ балалар фәнни-күңел ачу үзәгенә бардылар, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Балалар “Космодром“, “Ватан сакчысы“, “Имин шәһәр“, “Фән шәһәрчеге“, “Кулланма сәнгать“, “Осталар шәһәрчеге“ станцияләрендә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Һәр станциядә эшчәнлек төрен сайлап, гамәли дәресләрдә, мастер-классларда катнашу, станцияләрдә яңа белем һәм осталыкларны куллану мөмкин иде. Моңа охшаш чараларда катнашып, балалар киләчәктә һөнәр сайлауда мөһим роль уйнаган мәгълүматлар туплыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot