news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайның хоккейчы кызлары – Кама аръягында иң яхшылар

Аксубай кызлары мәйдан хуҗалары белән матчны үз файдаларына 4:1 исәбе белән төгәлләделәр.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Зәйдә 2000-2003 елларда туган кызлар командалары арасында хоккей буенча ТР укучыларының XI Кышкы зональ ярышлары үтте. Аксубай районың балалар яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей командасы тәкъдим итте, дип хәбәр итә http://aksubayevo.ru. сайты.

Аксубай кызлары мәйдан хуҗалары белән матчны үз файдаларына 4:1 исәбе белән төгәлләделәр, Нурлат командасына – ике, баулылар капкасына җавапсыз өч алка керттеләр. Аксубай командасы зона туры җиңүчесе булып, тиздән Байлар Сабасында үтәчәк республика ярышлары финалында катнашу хокукы алды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot