news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның 2нче мәктәбе командасы район күләмендә үткән шахмат турнирында җиңү яулады

Мәктәпләрдә кышкы каникуллар дәвам иткән бу көннәрдә шахмат турнирын район хакимиятенең Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.

(Аксубай, 4 гыйнвар, «Татар-информ, «Авыл таңнары», Лариса Лизунова). Татарстанның Аксубай районында кызлар һәм малайлар арасында шахмат беренчелеге узды. Ярышта биш уку йорты — Аксубайның 2нче һәм 3нче, шулай ук Түбән Татар Майнасы, Иске Ибрай, Савгач авыллары мәктәпләре укучылары көч сынашты, дип хәбәр итә район газетасы.

Мәктәпләрдә кышкы каникуллар дәвам иткән бу көннәрдә шахмат турнирын район хакимиятенең Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды. Ярышта 2002 елга кадәр туган укучылар катнашты. Беренче урынны алган командага Кубок тапшырылды.

Егетләр арасында — Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе), кызлар арасында — Юлия Борисова (Аксубайның 2нче мәктәбе) лаеклы беренче урынны яулады.

Командалар арасында Аксубайның 2нче мәктәбе беренче булды һәм Кубок белән бүләкләнде. Икенчедә — Түбән Татар Майнасы мәктәбе, ә өченчедә — Иске Ибрай мәктәбе укучылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100