Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайлының картасыннан 50 мең сум акчасын алганнар
Татарстанда ЭЭМның “Сак булыгыз – алдакчылар“ акциясе төгәлләнде.
(Аксубай, 19 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Март бәйрәмнәре вакытында Аксубай полиция хезмәткәрләре ничек мошенниклар корбаны булмаска, дигән мәгълүматлар язылган листовкалар тараттылар, дип яза район басмасы.
Полициянең участок уполномоченныйлары да бу хакта, өйләргә кереп йөреп, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләрне кисәттеләр.
Шуңа да карамастан, акция чорында мошенниклык факты теркәлгән. Иске Тимошкино авылы кешесе полициянең кизү бүлегенә мөрәҗәгать итеп, банк картасыннан илле мең сум акчасын салдырулары хакында хәбәр итә. Ир-атның телефонына картаның ябылуы (блакировкалануы) турында смс-хәбәр килә, шунда ук аны кабаттан ачу өчен телефон номеры да күрсәтелгән була. Ир күрсәтелгән номерга шалтырата, трубканың икенче башындагы әңгәмәдәш, картаңнан акча салдырырга теләгәннәр, дип ялганлый һәм әлеге фактка юл куймас өчен пин-кодны хәбәр итүен сорый. Ир һич кенә дә шикләнмичә, шалтыратучы кушканнарның барысын да үтәп, карта мәгълүматларын түкми-чәчми әйтеп бирә. Кодлар белән тагын ике смс килә, ир аларны да әңгәмәдәшенә тапшыра. Абайлап алганда соң була шул инде – ирнең банк картасындагы илле мең сум акчасы мошенниклар кулына күчә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз