Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайлылар урак өсте программасына үзгәреш керткәннәр
Игенчеләр ашыгыч рәвештә җитешеп өлгергән солы басуына күчкәннәр.
(Аксубай, 5 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). “Актай“ АФ игенчеләре берничә ел дәвамында бөртеклеләрне җыеп алу турында беренчеләрдән булып рапорт биреп киләләр.Быелгысы уракны да алар югары темплар белән үткәрәләр. Бүгенге көнгә бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның яртысы диярлек суктырылган инде. Бу культуралар 1300 гектар мәйдан били. Комбайнчылар урып-җыю эшләрен Иске Ильдеряк авылы янәшәсендәге көзге бодай басуыннан башладылар, дип яза җирле басма.
Әмма урак өсте программасы бераз үзгәрде: ашыгыч рәвештә җитешеп өлгергән солы басуына күчәргә туры килде. Шуның өчен, җыйгычлар белән комбайннар авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзәк базасына якын урнашкан солы кырында эшли башладылар. Солыны кыска вакыт эчендә җыеп алганнан соң, кыр кораблары кабаттан элеккеге участокка юл тоттылар.
Урак өстенең беренче көннәреннән үк игеннәрне чаптыруда Андрей Горбатов, Михаил Егоров, Анатолий Тюрин хезмәт куя. Комбайнчылар, смена нормасын бер ярым тапкырга үтәп, һәр көнне 22-25 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алалар.
Суктыруда төрле маркадагы комбайннарда Җәмил Тимбиков, Владимир Степанов, Александр Горбатов, Владимир Панов һәм Владимир Ковряков, Рөстәм Хәйруллин һәм Александр Кузьмин, шулай ук Иван Беспалов һәм Роман Осипов экипажлары тырышып хезмәт куя.
Автомобильчеләр игенне алдан әзерләнгән мәйданнарга бушаталар. Китерелгән бөртекле культуралар бөртек чистарту агрегаты һәм стационар эшкәртү машинасы аша үтә. Агрегатлар белән авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Михаил Матюшкин һәм Виктор Кузьмин идарә итә.
Ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Ашлыкны сортларга аеруда, эшкәртүдә студентлар һәм мәктәп укучылары ярдәм итә. Алар арасында Алексей Лизунов, Кристина Удиярова, Денис Капитонов, Никита Качаев, Максим Филиппов, Даниил Матюшкин, Эльвир Ванчурин. Ындыр табагы җитәкчесе Светлана Золина сүзләренчә, алар энтузиазм белән эшлиләр.
Урак өстендә катнашучыларга техник хезмәт күрсәтү һәм тукландыру оештырылган, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз