news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайлылар “Сәләт”нең Фән сараенда чыгыш ясады

Алар “Әнвәр Хәйри укулары“ фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Аксубайның “Сәләт“ клубы активистлары “Фәнсар“ фәнни белем бирү базасында үткән “Әнвәр Хәйри укулары“ фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Безнең районнан барган балалар мәктәп укучыларының бердәнбер вәкилләре иде. Калган катнашучылар – җирле галимнәр, журналистлар, дип хәбәр итә aksubayevo.ru сайты.

Конференция Әнвәр Хәйринең кызы – халыкара бәйгеләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйруллина чыгышы белән ачылды.

Конференциягә Татарстан Фәннәр академиясе академигы Илдус Таһиров җитәкчелек итте. “Сәләт“ проекты җитәкчесе, КФУ профессоры, ТФА академигы Җәүдәт Сөләйманов чараны оештыручы булды.

Безнең укучылар Фаил Галләмов, Камил Хәйруллин һәм Аксубайның “Сәләт“ клубы җитәкчесе Ләйлә Моратшина “Әнвәр Хәйри – безнең якташ“ темасына чыгыш ясадылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot