news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайлылар районны төзекләндерүгә үз өлешен кертә

Аксубай районында һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үтә.

(Аксубай, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Якшәмбе, 19 ноябрь көнне Аксубай районында һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үтә, дип яза җирле басма.


Үзара салым буенча беренче референдум районның авыл җирлекләрендә – биш ел элек, Аксубайда узган ел узган иде.

– Үзара салым суммасы һәр җирлектә шәхси кабул ителә – кайдадыр ул 300, кайбер җирлекләрдә 500 сум. 2017 елда район буенча халыктан биш миллион сумнан артык акча җыелды, 19 миллион сумнан артыкны республика бүлеп бирде, – дип сөйли район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Бүгенге көндә 14 миллион сум үзара салым акчасы тотылган.

Авыл җирлекләрендә “халык акчасы“ һәм һәр бер сумга – дүрт сум исәбеннән республикадан финансланган акча нигездә юлларны төзекләндерүгә киткән.

Иске Үзи авылында булды – монда төп урамнан башлап аңа тоташкан урамнарга вак таш салганнар. Бу авыл кешеләре өчен зур шатлык. Һәр кешедән җыелган акча юлларга тотылганда – аңа мөнәсәбәт тә тиешенчә, хуҗаларча булачак, юлга авыр техника кертелмәячәк. Ә каты түшәмәле юллар салынмаган урамнарда яшәүчеләр, аны түземлек белән көтәләр һәм, яңгырлы һава торышы, пычрак юллардан хәрәкәт итүдә киртә булмасын өчен, быел үзара салым акчасына юлларны төзекләндереп бетерергә ниятлиләр.

Бүгенгесе көндә Трудолюбово, Иске Кармәт, Урмандеево, Сөнчәле, Иске Тимошкино, Иске Татар Адәмсуы, Савруш, Яңа Ибрай, Карасу, Емелькино авыл җирлекләрендә үзара салым акчалары тулысынча тотып бетерелгән. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә дә эш актив алып барыла. Иске Кыязлы, Иске Ильдеряк Иске Ибрай авыл җирлекләрендә дә эш тәмамланып килә.

Юллардан тыш, авыл җирлекләре үзара салым акчасын территорияләрне төзекләндерүгә, шул исәптән энергияне янга калдыручы яктырткычлар урнаштыруга, зиратларны тәртиптә тотуга, суүткәргечләрне ремонтлауга, чүп чыгаруга, карт агачларны кисүгә, сулыкларны чистартуга тоталар.

19 ноябрьдә һәр кеше тавыш бирергә тиеш. Авыл кешеләре моны эшләделәр инде, биш ел элек референдумда катнашырга теләк белдереп, үзләренең кече ватаннарын төзекләндерүдә, проблемаларны хәл итүдә ярдәм иттеләр, диелгән район хәбәрендә.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100