news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайлылар Чирмешән районы башлыгы призына самбо буенча ачык турнирда җиңделәр

Ольга Шугаева, Станислав Гаврилов (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары)беренче урынга лаек булдылар.

(Аксубай, 27 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан район башлыгы призына самбо буенча ачык турнир үтте, дип яза район газетасы.

Аксубай самбо мәктәбе вәкилләре турнирда яхшы чыгыш ясадылар. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән балалар осталыклары, көчле рухлы булулары, яхшы нәтиҗәләргә омтылулары белән аерылып тордылар. Ольга Шугаева, Станислав Гаврилов (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары), Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе укучысы Илдус Камалов беренче урынга лаек булдылар. Адель Садыйков (3 нче мәктәп) һәм Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе) – өченче призерлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100