Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайлы 300 сумга көмешкә саткан өчен 30 мең түләячәк
Көмешкә сату табыш кына китерми, зыян да сала.
(Аксубай, 29 октябрь, "Татар-информ", "Аксубай таңнары"). Полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган “Тикшерү сатып алуы“ оператив-тикшерү чаралары вакытында сату товары белән тотылган Аксубай районы гражданнары моңа үзләре дә торган саен ешрак инаналар, дип яза җирле басма.
Мисалга, күптән түгел Иске Кармәт авылында яшәүче бер ханымда составында спирт булган сыекчаны сату факты ачыкланган. Сатып алу вакытында ул составында спирт булган бер литр сыекчаны 300 сумга сатып җибәргән. Аннан соң полиция хезмәткәрләренә ирекле рәвештә тагын бер литр биргән.
Сатып алынган һәм ханымның үз теләге белән биргән составында спирт булган сыекча тикшерүгә җибәрелгән. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча опервәкиле, полиция лейтенанты Алексей Ионов сүзләренә караганда, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне ваклап саткан физик затка (алкоголь продукциясен ваклап сатуга рөхсәте булган яки алкоголь продукциясен ваклап сатуга рөхсәте булмаган оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган физик заттан тыш), әгәр бу эш җинаяти җәза бирүне үз эченә алмый икән, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф һәм алкоголь һәм составында спирт булган сыекчаны йолып алу яный.
Әгәр дә тикшерү нәтиҗәсендә йолып алынган составында спирт булган сыекчада тормыш өчен куркыныч матдәләр табыла икән – сатучыны җинаять җаваплылыгы көтә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз