Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайдагы иң борынгы авылларның берсендә элекке йолалар саклана
318 ел элек оешкан Иске Үзидә авыл бәйрәме үтте
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Аксубай районының Иске Үзи авылы оешуына 318 ел тулды. Бу торак пункт – районда иң борынгыларыннан берсе. “Авыл таңнары” газетасы авыл көне бәйрәме турында яза.
Авылга хас бөтен гореф-гадәтләр дә, йолалар да бүгенгә кадәр сакланып килгән, дип яза җирле басма. Ат чабышлары авыл көне бәйрәменең дә төп үзенчәлеге булды. Җирле ипподром күп санда җанатарларны үзенә җыйды. Дүртенче тапкыр үткәрелгән ярыш иң җитез чабышкыларны ачыклау мөмкинлеге бирде. Борынгыдан килгән йола буенча, иң яхшы чабышкы җайдагына милли бизәкләр төшереп чигелгән сөлге тапшырылды. Бүләкне шушы авылда туган Бондарев шәһәрдән бәйрәмгә дип махсус алып кайткан.

Бәйрәм мәйданында, борынгы крестьян хуҗалыгын гәүдәләндереп, авыл өен төзеп куйганнар. Спорт сөючеләрне ярышлар җәлеп итте, балаларга төрле конкурслар һәм уеннар оештырылды, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз