news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда язгы чәчү кампаниясенә йомгак ясадылар

Бөртекле сабан культуралары 24 мең га мәйданда чәчелгән, көнбагыш – 4,9 мең га, рапс – 0,7 мең га.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының "Восходящая заря" агрофирмасы” ҖЧҖенең “Аксубай” филиалы базасында 2018 елгы язгы чәчү кампаниясенә йомгаклар ясадылар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов районда язгы чәчүнең тәмамлануы турында хәбәр иткән. Бөртекле сабан культуралары 24 мең га мәйданда чәчелгән, көнбагыш – 4,9 мең га, рапс – 0,7 мең га.

"Хәзер бөтен көчне авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру өчен чаралар башкаруга юнәлтергә кирәк. Үсемлекләрне чүпләнүдән, корткычлардан һәм авырулардан саклауга каршы эшләргә аерым игътибар бирелергә тиеш", – дигән Миниршат Алимов. 

Семинар-киңәшмәдә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, "Россельхозцентр" ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100