news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда язгы чәчү эшләренә әзерләнәләр

Орлык материалының бөтен күләме фитопатологик анализ узарга тиеш.

(Аксубай, 8 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). 2019 елның язында Аксубай районы игенчеләренә 2940 тонна арпа, 725 тонна солы, 350 тонна борчак, ягъни барлыгы 5200 тоннадан артык сабан культуралары чәчәргә кирәк булачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шуңа орлык материалының бөтен күләме фитопатологик анализ узарга тиеш. Киләсе уңышны формалаштыру эше язгы чәчү кампаниясе башланганчы ук башлана.

Игенчелек буенча һәр белгеч бүген орлыкларның нинди хәлдә булуын, нинди авыруы барын белергә тиеш. Агрономнар раславынча, үсемлек авыруларының 60 проценты орлыклар аша тапшырыла. Зарарланган, сыйфатсыз орлыкларны чәчү уңышның түбәнәюенә китерүен аңлау өчен кырчылык өлкәсендә белгеч булырга кирәкми.

Беренче категорияле агрономнар - Айсылу Зәйдуллина, Раҗия Сабитова һәм Гөлсинә Мәгыйзова үз эшләренең чын осталары. Аларның эш кораллары - микроскоп, төрле савытлар, чәчү өчен җайланмалар. Алар үз эшләрен тиз һәм төгәл башкаралар.

Без уңыш язмышы игенчеләрнең киеренке хезмәтенә бәйле дип уйларга күнеккән, әмма икмәк язмышында әнә шундый ак халатлы орлык белгечләренең дә өлеше зур икән. - Орлык материалын чәчүгә әзерләүгә фәнни яктан якын килеп, барлык технологияләрне дөрес итеп кулланганда, яхшы уңыш алырга мөмкин, – дип ышаныч белдерә Габдерәшит Гыйльметдинов. - Үсемлекләрне саклау өчен акча кызганмаган хуҗалыкларда бу максатларга салынган һәр сум берничә тапкыр акланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot