news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда яшь юл инспекторлары тизлекне арттырмауны үтенәләр

ЮХИДИ хезмәткәрләре ирекле ярдәмчеләр һәм безнең хәбәрче белән “Машина йөртүче, тизлекне кимет, гомерне саклап кал!“ акциясен уздырдылар.

(Аксубай, 21 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Дүртенче глобаль иминлек атнасы кысаларында Аксубай юлларына 3 нче һәм 2 нче мәктәптә белем алучы яшь инспекторлар чыкты, дип яза район басмасы.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ирекле ярдәмчеләр һәм безнең хәбәрче белән “Машина йөртүче, тизлекне кимет, гомерне саклап кал!“ акциясен уздырдылар. Шулай итеп, бу тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләре проблемасына игътибарны арттыру өчен эшләнә.

Яшь инспекторлар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калу өчен юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген исләренә төшерделәр. Инспекторлар белән берлектә аларга “Гомерне сакла! Тизлекне кимет!“ темасына юлда йөрү кагыйдәләрен пропагандалаучы балалар рәсемнәрен, гәзитләр һәм буклетлар бүләк иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot