news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшәүчеләр бер айда мошенникларга 270 меңгә якын акча күчергән

Мошенниклар банк картасының пин-кодын һәм картаның арткы ягындагы өч санын атауны сорыйлар.

Аксубайда яшәүчеләр бер айда мошенникларга 270 меңгә якын акча күчергән
aksubayevo.ru/

(Аксубай, 30 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Ай башыннан аксубайлылар мошенникларга 270 мең сумга якын акча күчергән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алдау схемасы шактый гади. Караклар белдерүләргә игътибар итеп башта товар сатып алырга тәкъдим итәләр. Акчаның бер өлешен күчергәч, акча барып җитмәде дигән сылтама белән кешедән тагын тулы сумманы күчерүне таләп итеп, банк картасының пин-кодын һәм картаның арткы ягындагы өч санын атауны сорыйлар.

Бер ир-ат сайт аша җиһазга заказ бирә, интернетта аларның репутациясен тикшергәч товар алырга карар кылып, товар килгәнче үк 70 мең сум күләмендә акча күчерә һәм әлеге сайтның тагын бер игезәге барлыгын белгәч, акчасының караклар кулына эләгүен аңлый.

Менә шулай итеп аксубайлылыр да каракларның кармакларына эләккәннәр: бал белән сәүдә итүче 40 мең сумга, бистәдә яшәүче ханым фатирын сатырга теләп 135 мең сумга, бер банкның сайтында сораштыру узарга теләүче 37 мең сумга алданган.

Капканга эләкмәс өчен беркемгә дә ышанмагыз, карта һәм пин кодларны аерым саклагыз, өченче затларга аларның номерларын һәм карта артындагы өч санны беркемгә дә әйтмәгез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100