news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшәүче ветеран Елисей Тимирясов тарихи дөреслекне саклау өчен тавыш бирде

Аксубай халкы ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерләрен белдерүне дәвам итә.

Аксубайда яшәүче ветеран Елисей Тимирясов тарихи дөреслекне саклау өчен тавыш бирде
aksubayevo.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Аксубай», Людмила Жаренова). Сугыш юлын узган педагогик хезмәт ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины 96 яшьлек Елисей Тимирясов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз позициясен белдерде. Ул өйдә тавыш бирергә теләде һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары аның янына үзләре килде. Бу хакта район газетасы яза.

Елисей Тимирясов Конституциягә төзәтмәләрне үзе актив кулланган басмалардан һәм Интернеттан өйрәнүе белән уртаклашты.

«Тарихи гаделлекне саклау өлешендәге төзәтмәләр өчен тавыш бирәм. Сер түгел, безнең бөек илебезнең тарихын бүген башкача язарга телиләр, күпләр фашистлар Германиясе белән көрәштә Советлар Союзының абруен төшерә. Үткәне булмаган теләсә кайсы дәүләтнең киләчәге юк», — диде ветеран.

Елисей Тимирясов мәктәптә тарих укытып кына калмыйча, ә бу тарихны үз күзләре белән күргән кеше, ул егетләр армиягә теләп барсыннар һәм кирәк булганда Ватан чикләре сагына бассыннар өчен, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү төп урынны алып торырга тиеш дип саный.

«Без Гомумроссия тавыш бирүнең беренче көненнән үк, күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барабыз. Тавыш бирү башланганнан бирле 320 гариза эшләнде инде, бүген генә дә 50 гариза керде, яртысы — эшләнде», — дип уртаклашты участок сайлау комиссиясе рәисе Наталья Куштукова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100