news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшәүче Социалистик Хезмәт Герое сайлау көнендә өйдә тавыш бирде

Валентина Сорокина быел Бердәм тавыш бирү көнендә өйдә тавыш бирү өчен, Территориаль сайлау комиссиясенә алдан ук мөрәҗәгать иткән булган.

Аксубайда яшәүче Социалистик Хезмәт Герое сайлау көнендә өйдә тавыш бирде
aksubayevo.ru

(Аксубай, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Татарстанның Аксубай районында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина өйдә тавыш бирде. Хезмәт каһарманы фикеренчә, Россия һәм Татарстанда һәр кеше гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Шуңа күрә ул үзе дә быел Бердәм тавыш бирү көнендә өйдә тавыш бирү өчен, Территориаль сайлау комиссиясенә алдан ук мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә aksubayevo.ru.

Валентина ханым участок сайлау комиссиясе әгъзаларының килүен подъезд янындагы эскәмиядә көтте.

«Гомеремдә бер генә сайлауны да калдырмадым, — ди ул. — Тормыш юлында төрлесен күрергә туры килде, әмма елдан-ел тормышның ничек җиңеләюенә, хезмәтнең ни дәрәҗәдә механикалаштырылуына гаҗәпләнеп туя алмыйсың, хәтта фермаларга кадәр юллар салына, объектлар төзелә һәм ремонтлана. Безнең Аксубайны да танып булмый хәзер».

Валентина Васильевна совхоз фермасына саз ерып эшкә йөрүләрен, ел әйләнәсе аякларыннан резин итек төшмәвен искә алып сөйләде. Тик ул шул вакытта да авырлыкларны тиешле итеп кабул иткән, фидакарь хезмәт куйган. 1971 елда — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1976 елның 23 декабрендә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Бюллетеньнәрне игътибар белән өйрәнгәннән соң, Социалистик Хезмәт Герое, үз сайлавын ясап, болай дип өстәде: «Ничек инде шундый мөһим вакыйгадан читтә каласың? Бу бит безнең язмыш, республиканың киләчәк үсеше һәрберебезнең тавышына бәйле».

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100