Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда яшәүче чит ил кешесен үз йортына яздырганы өчен хөкем ителгән
Суд гаепләнүчегә 6 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде.
(Аксубай, 15 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районы прокуратурасы 68 яшьлек Равил Харисовка кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны җинаять кылуда – Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затны яшәү урыны буенча торак бинада фиктив яздырганы өчен гаепле дип таныды.
– Суд 2018 елның 24 гыйнварендә гаепләнүченең, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча миграция пункты бинасында булып, гражданлыгы булмаган затның аның торак йортына килүе турында белдерү кәгазенең тутырылган бланкын тәкъдим итә, чынлыкта исә гражданлыгы булмаган затка әлеге адрес буенча торак йорт бирелмәгән, – дип белдерде район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина.
– Россия Федерациясе территориясендә гражданлыгы булмаган затның канунсыз яшәве өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән аңлы рәвештә эшләнгән гамәлләре белән гаепләнүче Россия ЭЭМның миграция пункты бүлегенә гражданлыгы булмаган затның миграция исәбе кагыйдәләрен үтәвен һәм Россия Федерациясе территориясендә аның күченүләрен контрольләүне тормышка ашыру мөмкинлегеннән мәхрүм итә.
Суд гаепләнүчегә 6 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз