news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда яшәүче бер ханымның хуҗалыгыннан 77 литр алкоголь продукциясе алынган

Спирт булган продукциядә кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр булуын дәлилләнә икән – сатучыны җинаять җәзасы көтә.

(Аксубай, 14 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда яшәүче бер ханымның хуҗалыгыннан 77 литр алкоголь продукциясе алынган. Составында спирт булган продукция салынган үтә күренмәле 5 литрлы сыешлыклар аның йорт биләвендә урнашкан каралты-кура бинасында тикшерү барышында табылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре табылдыкны йолып алып, Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясенә карар кабул итүгә җибәргәннәр.

Алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. Әгәр дә тикшеренүләр йолып алынган составында спирт булган продукциядә кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр булуын дәлилли икән – сатучыны җинаять җәзасы көтә.

Полиция хезмәткәрләре җәмәгатьчелекне алкогольле составында спирт булган продукцияне канунсыз сату фактларын игътибарсыз калдырмаска, алар турында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә, Дәүләт алкоголь инспекциясенә яки “Халык контроле”нә хәбәр итәргә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100