Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда яшь армиячеләр Россия Герое белән очрашты
Аксубайда Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе кысаларында истәлекле очрашу булды.
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", "Аксубай"). Аксубайда “Ватан сакчысы дигән һөнәр бар" Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе кысаларында истәлекле очрашу булды. Бу турыда Аксубай район газетасы хәбәр итә.
Чара башланганга кадәр Мәдәният йорты фойесында рәсми затлар һәм чакырылган кунаклар яшь армиячеләр штабы, “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте“ районның балалар һәм үсмерләр оешмалары эшчәнлеге белән танышкан. Очрашуга бик күп яшь кеше җыелган. Сәхнәдән патриотик җырлар, шигырьләр яңгыраган. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләгән.
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов булачак солдатларга белем алуы, үткән хезмәт еллары турында сөйләгән. "Офицер булып тумыйлар. Сезнең яшьтә иң мөһиме – катгый максат кую һәм аңа ирешү", - дигән генерал-майор.
Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин яшьләргә хәрби белгечлек һәм аны алыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләгән. "Офицерлар – алар аерым хөрмәткә ия кешеләр, – дип билгеләп үтткән үз чыгышында хәрби комиссар. – Хәрби булу, димәк намуслылык, батырлык, Ватанга тугрылык кебек сыйфатларны күрсәтә белү. Бүгенге көндә хәрби белгечлек таләп зур булган һәм абруйлы һөнәрләрнең берсе. Дәүләт аларны социаль гарантияләр белән тәэмин итә", - дип билгеләп узган.
Дмитрий Палаткин чыгышы аудиториядә кызыксыну уяткан – очрашуга килгән кызлар хәрби училищега кабул итү шартларын тәгаенләүне сорап мөрәҗәгать иттеләр, дип яза район газетасы.
Аксубайның мәртәбәле кунагы – Россия Герое Алексей Кораблев белән очрашу укучыларда аерым тәэсирләр калдырган. Ул Чистайда яши һәм эшли.
"Вакытлы хезмәткә чакырылганда туган төбәгенә Россия Герое йолдызы белән кайтасын башына да китерми Алексей. Туксанынчы еллар азагында, 15 гыйнварда разведчиклар төркеме, мотоукчылар взводы белән берлектә, командование заданиесе буенча “икенче Чечня кампаниясендә“ югарылыкны яулыйлар. Бер һөҗүмнән соң, икенче тагын да көчлерәк һәм кискенрәге көтелә. Патроннар бетә башлагач, командир артка чигенергә боерык бирә. Кораблев, иптәшләрен ышыклап, пулеметка каршы ялгызы гына кала. Караңгы төшкәч, үзенекеләр янына юл тота. Көтмәгәндә караңгыда, үзенең төркеменнән калган, авыр яраланган иптәшенә тап була. Ул аны камалыштан алып чыга. Утыз алты сугышчыдан бары тик алтысы гына исән кала", дип герой сүзләрен җиткерә "Аксубай" газетасы.
"Күкрәгемдә балкыган Герой Йолдызы минем генә түгел, барлык иптәшләремнең дә батырлыгын чагылдыра", – дип сүзен йомгаклаган Россия Герое.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз