news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда янгында ике кеше һәлак булган

Яңа Ибрай авылында зур булмаган агач йорт тулаем янып беткән.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Аксубай районында ике кеше янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа Ибрай авылындагы янгын турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына шимбә көнне 22 сәгать 57 минутта килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә зур булмаган агач йортны ут чолгап алган булган. Янгын кисәүләрен актарганда, алар янып үлгән ике кеше мәете калдыкларын тапкан.

Янгын сәбәпләре һәм һәлак булучыларның шәхесе ачыклана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot