news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда ялланган биш трактор басуларны иңли

Азык әзерләү белән беррәттән уңыш аз биргән печәнлекләрне сөрү һәм пар җирләрен эшкәртү дә алып барыла.

(Аксубай, 27 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Айдар Моратшин). Аксубай районы игенчеләре үләннәр чәчелгән мәйданнарны яңартуга мөһим урын бирәләр. Азык әзерләү белән беррәттән уңыш аз биргән печәнлекләрне сөрү һәм пар җирләрен эшкәртү дә алып барыла, дип яза район газетасы.

Нәкъ менә әлеге агрочаралар ярдәмендә районда коры елларны күпкә җиңелрәк үткәрүгә, маллар санын саклап калу һәм арттыруга ирешелде.

Шунысы куандыра, эре агрофирмалар белән бергә бу агрочараны вак хуҗалыклар, күмәк фермер хуҗалыклары да үткәрә.

Без килгәндә фермер Рәмис Мингатинның фермерлык хуҗалыгында куәтле К-701 тракторлары басуларны сөрүне төгәлләгәннәр иде.

Кыска гына ял вакытында без механизаторлар белән әңгәмә корырга өлгердек. Шәхси эшмәкәрләр әтиле-уллы Анатолий һәм Виктор Попковлар башта төрле эшләрдә хезмәт куйганнар. Әтисе авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләгән, улы – юл тармагында. Шулай да аннан соң барыбер җирдә эшләргә карар кылганнар. Иске булса да ике К-701 сатып алганнар. Техниканы икәүләп сафка бастырганнар. Токарь дә, эретеп ябыштыручы да булырга туры килгән. Аннан ары агрофирмалардан беренче заказлар килә башлый – бөтен якын-тирә районны колачлаганнар. Эш җайга салынгач тагын бер иске К-701 сатып алганнар.

Попковлар, ретро-техника яратучылар буларак, запас частьләрне Россия буйлап эзлиләр. Мисалга, “канатларны“ һәм кабинаны Пермьнән кайтарталар һәм аларны ремонтлыйлар.

Быел Аксубайга алар биш трактор белән килгәннәр. Механизаторлар Николай Петрянкин, бертуган Михаил һәм Иван Мараповлар белән АТУТ, фермер хуҗалыклары һәм башка агрофирмалар кырларын сөргәннәр.

– Хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – эшнең кызган чагы, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Авыл хуҗалыгы берләшмәләре техникасы азыклар әзерләү һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре белән мәшгуль. Шуның өчен ялланган техника бик урынлы булды. Җәлеп ителгән техника ярдәмендә без кырларны көзге чәчүгә үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерли алдык.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100