Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда Яңа Кармәт мәчете имам-хатыйбына район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Хезмәт ветераны авылның җәмәгать тормышында актив катнаша.
(Аксубай, 8 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубайда Фоат Хәбибрахман улы Әюповка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, дип яза җирле басма.
Фоат Хәбибрахман улы Яңа Кармәт авылында туып үсә. 1959 елда Аксубай райпосында эшли башлый. Баштан алты ел машина йөртүче булып эшли, аннан соң 22 ел дәвамында транспорт бүлеген җитәкли. Бер ел туган авыл хуҗалыгы идарәчесе булып хезмәт куя. Лаеклы ялга җирле мәктәптән хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары вазифасыннан китә.
Тормыш юлдашы белән алты балага гомер бүләк итәләр, балалары халык хуҗалыгының төрле тармакларында абруй казанган кешеләр. Фоат Хәбибрахман улы бүген 14 оныгы һәм 6 оныкчыгы белән горурлана ала. Хезмәт ветераны авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, ул Яңа Кармәт мәчете имам-хатыйбы. Аны сиксәненче туган көне белән котларга район башлыгы Камил Гилманов килде. Ул аның белән мәчеттә гыйбадәт кылган вакытта күреште.
– Без сезнең хезмәт батырлыкларыгыз алдында баш иябез. Сез озак еллар авыл, район иминлеге өчен намуслы хезмәт куйдыгыз һәм бүген дә үсеп килүче буын өчен зирәклек һәм зыялылык өлгесе булып торасыз. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез, балаларыгыз һәм оныкларыгызны сөендереп озын гомер кичерегез, – дигән теләкләрен җиткерде Камил Камал улы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз