news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Аксубайда яңа ел ялларында спорт чаралары көтелә - исемлек

Районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге яңа елны Сәламәтлек һәм спорт ункөнлегеннән башларга тәкъдим итә.

 (Казан, 31 декабрь, "Татар-информ"). Аксубай Районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге яңа елны Сәламәтлек һәм спорт ункөнлегеннән башларга тәкъдим итә, дип хәбәр итә район газетасы.

2 гыйнвардан үзәк хоккей тартмасында тимераякта шуу башлана.

Шашка һәм шахмат буенча команда беренчелеге ярышлары да 2сенә билгеләнгән, ул Яшьләр үзәгендә 9:30 сәгатьтә башлана.

3нче гыйнварда сәгать 10:00да Иске Ибрай һәм Иске Ильдеряк авылларында ГТО нормативларын тапшыру белән чаңгы ярышлары узачак. 4нче гыйнвар көнне сәгать 9:30да ир-атлар командалары арасында Кыш бабай призына волейбол буенча беренчелек оештырыла.

Эшче яшьләр арасында мини-футбол буенча турнир 5нче гыйнварга билгеләнгән. 6 гыйнвар көнне 9 сәгать 30 минутта “Яшьлек“ универсаль спорт залында оешмалар һәм предприятиеләр арасында волейбол буенча турнир үтәчәк.

7 гыйнварда сәгать 10:00да – яшьләр командалары арасында хоккей буенча Раштуа турниры, шул ук көнне сәгать 9:30да “Дельфин“ бассейны залында бильярд буенча турнир узачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100