news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда "WorldSkills-2019" флагын тантаналы төстә тапшырдылар

Ахыр нокта республика башкаласы булачак, анда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасы узачак.

Аксубайда "WorldSkills-2019" флагын тантаналы төстә тапшырдылар
aksubayevo.ru/news/news/v-aksubaevo-sostoyalas-torzhestvennaya-peredacha-flaga-worldskills-2019

 Аксубай, 7 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Светлана Ашаева). Чуваш мәдәниятенең республика бәйрәме кысаларында Аксубайда "WorldSkills-2019" флагын хөрмәтләү тантанасы узды. Флагны район башлыгы Камил Гилманов кабул итте. Ул Аксубай районы гербын флагка беркетте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

- Без флагны кабул итәбез! Эшче һөнәрләр безгә кирәк! - диде Аксубай районы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты - һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү, заманча эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларның җәмгыятьтә абруен күтәрү һәм яшь инициативалы кешеләрне эшче һөнәрләр алуга җәлеп итү.

WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда, флагны WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатының ябылу тантанасында Казан шәһәренә-оештыручыга тапшырганда башланды.

Аксубай районына эстафетаны Алексеевск районы тапшырды, аннан соң флаг Чүпрәле районына барачак.

Ахыр нокта республика башкаласы булачак, анда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасы узачак.

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты бу елның 22-27 август көннәрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100