news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда волонтерлар өлкәннәргә цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк

Волонтерлар бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

Аксубайда волонтерлар өлкәннәргә цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/volonterlar-lknnrg-sanly-televidenieg-kchrg-yardm-itchk

(Аксубай, 10 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда цифрлы телевидениене кабул итүне урнаштыру буенча өйрәтү семинары узды. Волонтерларны теоретик белемнәр белән беррәттән практик күнекмәләргә дә өйрәттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге курслар февраль уртасыннан старт алды. Бу курсларны муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында махсус сайлап алынган 1,5 мең ирекле ярдәмче узачак. Бүгенге көндә 600дән артык кеше белем алган инде. Аксубайда волонтерларны Биләр телеүзәге хезмәткәрләре укытты.

Әйдәп баручы инженер Илья Сергеев волонтерларга 2019 елның 3 июнендә Татарстанның тулы масштабта цифрлы телевидениегә күчүе, аның кысаларында аналог эфир телетапшыруы тоташтырылачак, - дип сөйләде. Цифрлы телевидениегә күчкәч илнең һәм республиканың барлык халкына югары сыйфатлы 20 бушлай телеканал тәкъдим ителәчәк.

"Халыкка уяу булырга кирәк .Волонтерлар кулларына курсларда уку турындагы таныклык алдылар. Алар приставка сатып алырга тәкъдим итмиләр һәм  үз эшләрен дә бушлай башкаралар",- дип нәтиҗә ясады Башкарма комитет эшләре буенча идарәчесе Марс Дәүләтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100