news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда ветеран педагогның яңа китабы тәкъдим ителде

Автор үзенең автографы белән берничә китапны китапханәгә бүләк итте.

(Аксубай, 14 май, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай үзәк китапханәсендә Николай Янилкинның “Һәрберсенең исемнәрен искә төшерик“ китабының презентациясе булды, дип яза җирле басма.

Николай Андреевич – районда билгеле кеше. Ул – ветеран педагог, якташлар – Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы китаплар авторы. Аның яңа китабы презентацияләүдә аның фикердәшләре, дуслары, туганнары, тәрбияләнүчеләре, китапханәчеләр, “Илһам“ клубы әгъзалары катнашты.

– Бу китап туган як, якташлар турында тарихи хатирәләрне үз эченә алган, – дип ассызыклады Аксубай районының Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы һәм педагогика хезмәте ветераны Елисей Тимирясов. – Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү алдыннан ул аерым үзенчәлеккә ия.

Чарада авторның совет солдатларының батырлыгына, туган якка багышланган шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Автор үзенең автографы белән берничә китапны китапханәгә бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot