news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда узган киңәшмәдә шәхси хуҗалыкта сыерлар санын киметкән районнар аталды

Мәгълүматлар районнарның электрон хуҗалык китапларыннан алынган.

Аксубайда узган киңәшмәдә шәхси хуҗалыкта сыерлар санын киметкән районнар аталды
татар-информ архивы

(Аксубай, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Чирмешән, Әлки, Әлмәт, Спас, Лениногорск, Нурлат районнарында шәхси хуҗалыкларда сыерлар баш саны 757гә кимегән. Бу хакта бүген Аксубайда узган республика зона киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышыннан билгеле булды.

Шушы зонага кергән районнарда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүгенгә 24 мең 397 сыер исәпләнә. Әлмәттә шәхси хуҗалыкларда - 45, Әлкидә - 8, Алексеевск районында 3 сыерга арту күзәтелә.

“Кызыл” зонада түбәндәгеләр: Лениногорск районында шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 21кә кимегән. Яңа Чишмәдә сыерлар саны - 23, Чистайда - 46, Чирмешәндә - 69, Нурлатта - 80, Спас районында - 255, Аксубайда 319 башка кимегән.

Марат Әхмәтов әлеге мәгълүматларның электрон хуҗалык китабыннан алынганын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100