Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда узган елда 620 дән артык закон бозу очрагын ачыклаганнар
2018 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча 50 дән артык ришвәтчелеккә каршы көрәш турындагы канунны бозу очраклары ачыкланган.
(Аксубай, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубайда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре бәйрәме көнендә бүгенге уңышлар турында сөйләштеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Район прокуратурасы тарафыннан 620 дән артык закон бозу очрагы ачыкланды. Аларны бетерү өчен 320 тәкъдим кертелде, 36 эш судка җибәрелде. 211 зат административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокуратура материаллары буенча 2 җинаять эше кузгатылды, канунсыз норматив-хокук актына каршы 200дән артык протест кертелде.
Социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны медицина, дару, торак белән тәэмин итүне гарантияләү турындагы канунны үтәү мәсьәләләре даими контроль астында тора. Прокуратураның игътибар үзәгеннән шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хокук бозуларны бетерү эше дә читтә калмый.
Җинаять суд производствосының судка кадәрле стадиясендә күзәтчелек эше гражданнарның конституцион хокукларын яклауны тәэмин итте. Прокурор сүзләренә караганда, прокуратура җинаять турындагы хәбәрләрне кабул итүдә, теркәүдә, хәбәр итүгә рөхсәт бирүдә, оператив-эзләү чараларын үткәрүдә, алдан тикшерү һәм сорау алу барышындагы канунны үтәмәү фактларының барысына да игътибар итте. Җинаять процессында катнашучыларның йөздән артык хокук бозуларын бетерүгә иреште.
Ришвәтчелек белән бәйле хокук бозулар һәм җинаять кылуларга карата аерым игътибар бирелде. 2018 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча 50 дән артык ришвәтчелеккә каршы көрәш турындагы канунны бозу очраклары ачыкланган.
Интернет челтәрендә радикаль идеологиягә каршы көрәшүгә күп көч куелды. Аксубай прокуратурасы таләбе буенча 40 тан артык экстремистик сайт ябылды. Ун елдан артык прокуратура органнары хуҗалык өлкәсенә яраклашмаган административ тыкшынуны тоткарлый.
Тикшерү эшчәнлеген тагын да ачыграк итү, эшкуарларны басым, заказ тикшерүләрдән арындыру мәсьәләсе шулай ук район прокуратурасы эшендә иң өстенлекле хезмәтләрнең берсе булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз