Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда урман белгечләре катнашында узган волейбол ярышлары җиңүчеләре ачыкланды
Ярышлар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланды.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган волейбол ярышлары узды. Турнирда Татарстан «Аксубай урманчылыгы» һәм участок урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Аксубай участок урманчылыгы командасы алды. 2 нче урында — Чабаксар участогы җыелма командасы, 3 нче урында — «Аксубай урманчылыгы».
Барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз